12-04-2007 - КАЗАН БӨТЕНДӨНЬЯ МИРАСЫ ШӘҺӘРЛӘРЕ ОЕШМАСЫНЫҢ IX БӨТЕНДӨНЬЯ КОНГРЕССЫН УЗДЫРУГА ӘЗЕРЛӘНӘ
2006 елның 19-23 июнь көннәрендә Казанда Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының Бөтендөнья конгрессы узачак.
Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының Бөтендөнья конгрессы – ике елга бер тапкыр җыела торган уникаль форум һәм бирегә төрле дәүләт эшлеклеләре, сәясәтчеләр, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән тарихи шәһәрләрне саклап калу мәсьәләләрен өйрәнүче белгечләр җыела. Әлеге җыен беренче тапкыр 1991 елда уза һәм шушы елдан башлап биредә төрле әһәмитяле мәсьәләләр кузгатыла, белгечләр тәҗрибә уртаклаша. Евроазия төбәге территориясендә әлеге конгресс беренче тапкыр оештырылачак һәм Казан шәһәренең халыкара мәйдандагы абруен үстерүгә ярдәм итәчәк. Бүгенге көндә Казанда Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасын тәшкил иткән җиде үзәкнең берсе нәтиҗәле рәвештә эшләп килә.
2005 елда Куско шәһәрендә (Перу) узган җыенда Казан Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының IX Бөтендөнья конгрессын кабул итү хокукны яулаган иде. Татарстан башкаласы әлеге җыенны уздыруга дәгъва кылган бар дөньяның 8 эре шәһәре арасында көч сынашты.
2006 елда Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы һәм Жан Пол Гетти исемендәге фонд (АКШ) вәкилләренең Казанда булган очрашуы вакытында IX Бөтендөнья конгрессының эш программасы төзелде. Шушы ук вакытта конгрессның оештыру комитеты булдырылды һәм аның рәисе вазыйфасына Казан шәһәре мэры Илсур Метшин билгеләнде. Конгрессның фәнни-консультатив комитеты эшендә Гетти исемендәге фонд вәкилләре, мәдәни мирасны саклап калу һәм өйрәнү өлкәсендәге атаклы халыкара белгечләр катнашта. Фонд белгечләре тәкъдиме белән IX Бөтендөнья конгрессының фәнни программасы төзелә һәм әлеге чараның төп темасы буларак “Мирас һәм икътисад” билгеләнә. Шушы тема кысаларында тарихи һәйкәлләрдән эффектив файдалану, шәһәрләр белән идарә итүдә мәдәни мирас һәм икътисад арасында хезмәттәшлек урнаштыру мәсьәләләре күтәреләчәк. Төрле фәнни очрашуларда бәхәс уяатачак төп сорау: “Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау һәм шәһәрләрнең мәдәни бөтенлеге бозмау шартларында, аларның тотрыклы икътисадый үсеше ничек тәэмин итәргә?” – булачак дип көтелә. Моннан тыш, фәнни программа кысаларында тематик очрашулар, кара-каршы бәхәсләр, Бөтендөнья мирасы шәһәрләре мэрлары өчен махсус семинарлар, студентлар өчен сессияләр, чыгышлар өчен секцияләр эшлиячәк.
Конгресс кысаларында Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының Генераль ассамблеясы утырышы узачак. Утырыш барышында оешманың Директорлар шурасы әгъзалары һәм киләсе X Бөтендөнья конгрессы узачак шәһәр сайланачак.
Казанда узачак конгресстагы барлык чаралар биш телдә алып барылачак. Төп телләр инглиз, француз, испан телләре булса, моннан тыш, конгрессны кабул итүче илнең рәсми теле - рус теле һәм тарихта беренче тапкыр татар телендә узачак. Конгресс эшендә дөньяның йөздән артык иленнән меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.
Конгресс белән параллель рәвештә Казанда Мәдәни һәйкәлләрне саклау органнарының VI Бөтенроссия съезды да узачак.
Агымдагы елның гыйнвар аенда Куэнка шәһәрендә (Эквадор) узган Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының Директорлар шурасы утырышында Казан Мэриясе вәкилләре дә катнашты. Утырышта конгрессның әзерлек мәсьәләләре күтәрелде һәм оештыру комитетының эшчәнлеге канәгатьләндерерлек дип табылды. 12-13 март көннәрендә Брюссельдә узган фәнни комитет утырышында фәнни программа үтәлеше торышы тикшерелде.
Апрель аенда Казанда Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының генераль секретаре кунак булачак. Әлеге сәфәр барышында дәрәҗәле кунак Казан шәһәре мэре белән очрашып, халыкара конгрессны кабул итүне оештыру эше нәтиҗәләренә үз бәясен бирәчәк.
БМШО конгрессының татар телендәге рәсми сайты: http://congress-owhc.org/tat
архив релизов
|