Казан- 1000 еллык тарихы булган шәһәр

Казан – Татарстан Республикасы (Россия Федерациясе субъекты) башкаласы – Мәскәүдән 797 км ераклыкта көнчыгышта, бөек рус Идел елгасының сул як ярында, аңа Казансу елгасы кушылган җирдә урнашкан.
Казан элек-электән Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасында сәүдә арадашчысы булды һәм бүген дә сәяси, икътисади һәм халыкара бәйләнешләрдә зур роль уйный. Казанның территориясе 425,3 кв.км мәйдан тәшкил итә, шәһәрдә 1110 мең кеше яши, аларның 90% татарлар һәм руслар. Республика башкаласының халкы – 100 дән артык милләт вәкилләре.
Казан – Россиянең иң борынгы шәһәрләренең берсе. Аңа 1005 елда нигез салынганлыгы билгеле. 300 елга якын Казан Болгар дәүләтенең форпосты булып торган. Шуннан соңгы елларда шәһәр Алтын Урдадагы бер олысның шактый зур административ үзәгенә әверелгән. 1445 елдан 1552 елга кадәр Казан – Казан ханлыгы башкаласы. 1552 елда шәһәр Явыз Иван тарафыннан яулап алынган һәм Идел буендагы христиан җиренә әйләнгән. Чираттагы 150 елда Казан – казан ягының төп шәһәре, Россиянең көнчыгыш капкасы. Бөек Петр вакытында 1708 елда шәһәр Казан губерниясенең башкаласына әверелгән һәм бу статусны 200 ел буе саклаган. Соңгы 90 елда Казан – Татарстан башкаласы.
Татарстан башкаласы тарихи-мәдәни кыйммәте һәм мирасның сакланышы буенча “А” классына керә (Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән беррәттән). Казанда 759 борынгы һәйкәл бар. Аларның барысы да шәһәрнең тарихи үзәгендә тупланган һәм Казан территориясенең 6% тәшкил итә.
Казан Кремле - Казанның хәзинәсе – археологик, тарихи һәм архитектура һәйкәлләренең уникаль комплексы. X-XVI гасырлардагы борынгы төзелмәләрнең харәбәләрен үз эченә алган XVI-XIX гасырлардагы биналар төркеменнән тора. Казан Кремленең уникальлеге түбәндәгедән гыйбарәт. Ул Россия Федерациясендә сакланып калган бердән-бер татар ныгытмасы.
2000 елның 30 ноябрендә Казан Кремленең тарихи-архитектура комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кабул ителде. Шул сәбәпле Казан Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасына керде һәм аның Европа-Азия региональ бүлекчәсенең үзәгенә әверелде.

|