русский | english | татарча | español | français
IX
OVPM

Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиевнең сәламләве

Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының IX Бөтендөнья конгрессында катнашучыларны һәм Татарстан Республикасы башкаласының тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау мәсьәләләре белән кызыксынучы кунакларын ихлас күңелдән сәламлим.

Нәкъ Казан шәһәрендә Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының региональ бүлекчәсенең штаб-фатиры урнашкан. Безгә, Татарстан һәм аның башкаласы халкына, Евроазия регионы территориясендә беренче тапкыр узучы әлеге халыкара форумны үткәрү зур шатлык булып тора.

Уникаль мәдәни мирасны саклау һәм яшь буынга тапшыру, аны дөньяга таныту – зур сабырлык, тырышлык һәм аның социаль әһәмиятен тануны таләп итүче күркәм һәм мөһим эш. Безнең республика тарихи һәйкәлләрне саклау һәм тикшерү эшендә билгеле бер тәҗрибәгә ия. Татарстан кунаклары тарихи шәһәрләрне, объектларны саклау һәм аларның гармонияле, нигезле үсеше белән шөгыльләнүче республика белгечләренең эшчәнлеге белән якыннан танышырлар, эшләренең искиткеч нәтиҗәләрен, беренче чиратта, безнең горурлыгыбыз ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән борынгы башкалабызның хәзинәсе – Казан Кремлен күрерләр, дип өметләнәм. Регионнарны һәм муниципаль берәмлекләрне икътисади яктан тотрыклы үстерү өчен керем чыганагы булган мәдәни туризм индустриясенең яңа төрләрен үзләштерү эшендә өстенлек алып торучы уникаль тарихи-мәдәни һәйкәлләрне һәм объектларны нәтиҗәле куллану мәсьәләләре бүгенге көндә аеруча бик әһәмиятле. Чын күңелдән конгресста катнашучыларга бай эчтәлекле эш һәм нәтиҗәле фикер алышулар, кешелекнең иң бай тарихи-мәдәни мирасын саклау миссиясен тормышка ашыруда уңышлар телим.

Бу юнәлештә уртак тырышлыкларыбызны берләштереп, без киләчәк буын иминлеге хакына һәм аның ихтыяҗларын исәпкә алып эш итәбез, мәдәниятне үстерүдә, аның буыннан-буынга күчүен тәэмин итәбез, мәдәниятләр һәм цивилизацияләрнең конструктив диалогын – тотрыклы дөнья-күләм берләшмәсен үстерүнең әһәмиятле факторын булдыруга ярдәм итәбез.