русский | english | татарча | español | français
IX
OVPM

Казан шәһәре Мэры И.Р. Метшиның сәламләве

Казан шәһәре халкы исеменнән Сезне сәламлим һәм шәһәребезне Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының IX Бөтендөнья конгрессын үткәрү урыны итеп сайланганыгыз өчен Сезгә рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә.

Казан халкы 2007 елда Сезне сәламләргә шат булачак. Сезнең ярдәмегез белән бу Конгресс Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы тарихында иң уңышлысы булачак.

Казан, аның Кремле ЮНЕСКО исемлегенә кертелгәннән соң, 2000 елда Бөтендөнья мирасы шәһәре булып танылды. 2003 елдан башлап Казан Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының Европа-Азия региональ бүлеге секретариатының штаб-фатиры булып тора. Секретариат безнең регионның Бөтендөнья мирасы шәһәрләре ярдәмендә оештырылды. Ул хәрәкәтчән һәм Европа-Азия регионында күп чаралар оештырды. Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының IX Бөтендөнья Конгрессы – бик мөһим вакыйга. Ул безнең регионда беренче тапкыр уздырыла.

2005 елда Казан үзенең меңьеллыгын билгеләп узды. Монда килгәч, Сез үзегез өчен Россиянең иң борынгы шәһәрен ачачаксыз. Оештыручылар шәһәрләрнең бәя биреп бетергесез мирасы белән идарә итү өлкәсендә бик кызыклы булган конгресс темасын эшлиләр. Мәдәни программага Татар халкының милли Сабантуй бәйрәмендә катнашу һәм Идел елгасы буйлап сәяхәт итү керә. Әлеге сәяхәт вакытында Сез Казан архитектурасы белән сокланачаксыз. Сез Татарстан Республикасының мәдәни төрлелеге, аның байлыгы һәм матди булмаган мирасы белән танышачаксыз, шәһәрдә яшәүче халыкларның күп төрле милли азыкларыннан авыз итәчәксез.

Казан халкы бик кунакчыл һәм Сезне үзләренең шәһәрендә күрергә ихлас күңелдән шат булачак.

Түземсезлек белән Сезне 2007 елның июнь аенда көтеп калачакбыз.