Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы Президенты Марсело Кабрера Паласиосның сәламләве
Хөрмәтле Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының IX конгрессында катнашучылар!
Бөтендөнья Мирасы шәһәрләре оешмасы үзенең кыска вакыт эчендә эшләү дәверендә тарихи-мәдәни хәзинәләрне пропагандалауга һәм гражданнар тарафыннан шәһәрнең үз мирасын саклауның әһәмиятлелеген аңлауга шактый зур өчен кертте.
Безнең заманга кадәр килеп җиткән һәм Бөтендөнья мирасы шәһәрләрендә яшәүчеләрнең милли байлыгы булган җанлы мирас аны саклауга һәм аның белән идарә итүгә нигезләнгән. Шул ук вакытта җирле халыкның һәм туристларның иминлеге беренче дәрәҗәдәге максат булып тора. Шәһәрләребезнең тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре икътисади үсешнең төп чараларының берсе буларак күздә тотыла. Әлеге һәйкәлләрне файдалану, тарихи хәзинәләр үткән һәм хәзерге заман арасындагы элемтәләрне урнаштырган кебек, үзара аңлашучанлыкны яхшыртучы рухи хәзинәләрне, башкалардан аерылып торган социаль кыйммәтләрне исәпкә алып тормышка ашырылырга тиеш. Әлеге үзенчәлекләр бөтендөнья мирасына кергән 215 шәһәрдән торган челтәрнең уникаль булуын күрсәтә. Чөнки безнең шәһәрләребез әлеге хәзинәләрне бөтен дөнья белән уртаклаша.
Без, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән аерым шәһәрләрнең гражданнары, аларның 125 миллионлы халкы алдында зур йөкләмәләргә ия. Чөнки кешелекнең мәдәни мирасы статусын алганнан соң, без үзебезнең өстебезгә шәһәребез чикләреннән тышка чыккан җаваплылыкны гына түгел, барлык кешелек алдындагы җаваплылыкны да алабыз.
Шуның өчен Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы көн саен безнең һәрберебез алдында шәһәрләребезнең тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яклау һәм саклау буенча яңадан-яңа бурычлар куя һәм яңа тәкъдимнәр кертә. Без алар турында 2007 елда Казан шәһәрендә узачак оешманың IX Бөтендөнья конгрессында фикер алышачакбыз. Конгрессның темасы – “Мирас һәм икътисад” – безгә бөтендөнья мирасы өлкәсендә яңа җаваплар табарга яхшы мөмкинлекләр бирәчәк.
Кадерле катнашучылар, бу тарихи-мәдәни хәзинәләрне саклауның һәм файдалануның әһәмиятле карашлары турында июнь аенда узачак киләсе конгресста актив рәвештә киңәшләшербез дип ышанам. Бу форсаттан файдаланып, иң җылы теләкләремне җиткерәм һәм Сезне Казан шәһәрендә узачак һәм безнең өчен уникаль һәм яхшы тәҗрибә булачак Бөтендөнья конгрессында катнашырга чакырам.
Киләсе очрашканга кадәр!
|