русский | english | татарча | español | français
IX
OVPM

Конгресс темасы

Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы конгрессы һәр ике ел саен дәүләт чиновникларын, сәясәтчеләрне һәм тарихи шәһәрләрне, аеруча ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән шәһәрләрне саклау белән шөгыльләнүче белгечләрне җыючы уникаль форум. 1991 елда беренче симпозиум узганнан бирле әлеге чара катнашучыларга күп төрле темаларга фикер алышырга, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашырга һәм Бөтендөнья мирасы шәһәрләрен саклауга һәм шәһәр идарәсе мәсьәләләренә бәйле булган авырлыкларны җиңү стратегияләре турында яңа белемнәр алырга мөмкинлек бирә. Конгресс шулай ук Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының динамикалы рәвештә үсүче, барлык мәсьәләләр өчен дә ачык оешма икәнлеген күрсәтә.

IX Бөтендөнья конгрессының «МИРАС ҺӘМ ИКЪТИСАД» ТЕМАСЫ 

Бу тема бик әһәмиятле һәм ул шәһәр мэрларына да, һәйкәлләрне саклау өлкәсендәге белгечләргә дә бергәләп фикер алышу һәм анализлау өчен мөмкинлек бирә. Тарихи шәһәрләрдә барлыкка килүче проблемаларны дөрес һәм тотрыклы итеп хәл итү ысулларын эзләгән вакытта шәһәр инфраструктурасы хезмәткәрләре һәм мэрлар тарихи-мәдәни мирас һәм икътисад арасында даими үсүче бәйләнеш очрагын исәпкә алырга тиешләр. Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының IX Бөтендөнья конгрессы мәдәни мирас һәм икътисад арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең барлык комплексын бер уңайдан тикшереп, әлеге бәйләнешкә аерым игътибар бирде. Әлеге теманың төп мәсьәләсе булып түбәндәгеләр тора: “Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау шәһәрнең мәдәни бөтенлеген тәэмин итеп, аның тотрыклы икътисадын үстерүгә ничек ярдәм итә ала?”.

Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының IX Бөтендөнья конгрессының киңәшләр бирү комитеты

• Франсуаза Декамп, Гетти исемендәге Һәйкәлләр саклау институты, Институтның IX Бөтендөнья Конгрессында катнашу проектының әйдәүче белгече һәм проект менеджеры, АКШ
• Бруно Делас, Мәдәният комитеты, Лион шәһәре муниципалитеты, Франция
• Кристиан Ост, ICHEC бизнес-мәктәбе директоры, Белгия
• Эдуардо Рохас, тотрыклы үсеш бүлеге, Американың эчке үсеш банкы, АКШ
• Дэвид Тросби, икътисад һәм финанслар факультеты, Макуари университеты, Сидней, Австралия
• Юхеньо Юнис, туризмның тотрыклы үсеше бүлеге, Бөтендөнья туризм оешмасы, Испания
• Франческо Бандарин, ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы үзәге Директоры, Франция
• Дени Рикар, Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы, Генераль сәркатип, Канада
• Ли Минаидис, Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы, Греция
• Расих Сәгыйтов, Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы, Европа-Азия буенча региональ координатор, Казан шәһәре Мэриясе, Мэры киңәшчесе, Россия
• Жанна-Мари Теутонико, Гетти исемендәге Һәйкәлләр саклау институты, директорның программалар буенча урынбасары, АКШ
• Франсуа Леблан, Гетти исемендәге Һәйкәлләр саклау институты, урындагы проектлар башлыгы, АКШ
• Джеффри Коди, Гетти исемендәге Һәйкәлләр саклау институты, проектның әйдәүче белгече, АКШ
• Клаудиа Кансино, Гетти исемендәге Һәйкәлләр саклау институты, проект белгече, АКШ