Тематик сессияләр
Пленар утырышларында тәкъдир итү
Чәршәмбе, 20 июнь, 9:15
Корстон
Беренче тәкъдир
«Мәдәни мирас һәм икътисад: проблемага гомуми караш»
Дэвид Тросби, Макгвайер университеты
(Тәкъдим итү инглиз телендә барачак һәм Конгрессның барлык телләренә дә синхрон тәрҗемә ясалачак)
Архитектура һәйкәлләре, тарихи объектлар һәм мәдәни районнар икътисади, мәдәни кыйммәткә ия булган шәһәр структурасының мөһим активы буларак каралырга тиеш. Алар үзләренең потенциалы аркасында туризмны үстерү һәм торакны, сәүдә мәйданнарын кабаттан куллану өчен икътисади кыйммәткә ия. Гадәттәге шәһәр мохитын булдыруда һәм җирле халыкны һәм туристларны мәдәни яктан баетуда мәдәни кыйммәткә ия. Тәкъдир барышында икътисадта да, мәдәнияттә дә тотрыклы нәтиҗәләргә илтүче шәһәр үсешендәге керемнәрне аңлауда һәм бәяләүдә икътисадның ничек итү юлы күрсәтеләчәк.
Дэвид Тросби – Сидней шәһәрендәге Макгвайер университетының икътисад профессоры (Австралия). Ул үзенең сәнгать һәм мәдәният икътисадына керткән өлеше аркасында бөтен дөньяга танылган шәхес. Аның соңгы тикшеренүе мәдәни сәясәткә, икътисади үсештәге мәдәнияткә һәм мирасны саклау икътисадына багышланган. Дэвид Тросбиның «Икътисад һәм мәдәният» китабы 2001 елда Кембридж университеты тарафыннан бастырылган, ә соңрак ул испан, итальян, кытай, корея һәм япон телләренә тәрҗемә ителгән.
Чәршәмбе, 20 июнь, 9:45
Корстон
Икенче тәкъдир
«Икътисади үсешне күтәрүдә мәдәни мирасның роле һәм икътисад үсешеннән килгән керемне бүлү.
Мона Серагельдин, Гарвард университеты
(Тәкъдир инглиз телендә узачак, Конгрессның башка телләренә синхрон тәрҗемә ясалачак)
Тотрыклы үсеш үзгәрешләр алып килә, ләкин, шулай ук, ул индивидуальлекне саклап калу өчен үз эченә мәдәни бөтенлек хисен дә алырга тиеш. Үсеш һәм индивидуальлек үзара ныгытучы өлешләрдән торучы күп мәгънәле концепцияләрне тәшкил итәләр. Алга киткән илләрдә мирасны саклауга капитал салу икътисади үсешнең стратегик максаты булып тора. Үсеп килүче дөньяда яңа технологияләрне зур тизлек белән гамәлгә кертүне үстерү мондый тырышлыкларны авырлаштыра. Ләкин моңа туристларның зур агымын тарту һәм кызыксындыру очраклары керми.
Мәдәниятне һәм мирасны икътисади үсешнең этәргече буларак кулланган шәһәрләрнең тәҗрибәсе уңыш китерүнең төп сәбәпләрен билгеләргә ярдәм итте: эшмәкәрлек рухы; мирасны саклау тотрыклы ревалоризациянең төп өлеше булып тора; үсешнең региональ һәм шәһәр үсеше динамикасына бәйле булган оператив стратегияләре; икътисади активлыкны арттыру механизмы буларак дәүләт капиталын стратегик куллану; мониторингның социаль балансын һәм нәтиҗәле системасын тоту буенча эшләү.
Үсеш керемен тигез хокукта бүлү мирасны саклау икътисадын аек акыл белән бәяләүгә нигезләнергә тиеш. Бу исә валоризациягә шәхси инвестицияләр кертүгә ярдәм итә, затларны кызыксындыра, муниципаль бюджетка өлеш кертә һәм, аеруча әһәмиятлесе, мирасның үзен саклауны тәэмин итә.
Мона Серагельдин, Гарвард университетының (АКШ) шәһәрне планлаштыру факультеты адъюнкт-профессоры. 1985 елдан башлап факультет әгъзасы булып тора. Америка Кушма Штатларында һәм чит илләрдә унөч еллык һөнәри һәм академик тәҗрибәгә ия, USAID, UNCHS/HABITAT, Бөтендөнья Банкы һәм Көнчыгыш Европа, Урта Көнчыгыш һәм Төньяк Африка, Сахарадан көньяктарак урнашкан Африка илләре, Урта Азия, Латин Америкасы һәм Кариб бассейны илләрендәге учреждениеләр тарафыннан иганә бирелгән проектлар буенча эшли. Доктор Мона Серагельдин проектларны үстерү буенча яңа карашлар эшләде. Күп кенә милли һәм халыкара конференцияләрдә катнашты. Аның тикшеренү эшләре һәм күп санлы басма әсәрләре икътисадны үстерүче шәһәр стратегияләре, стратегик планлаштыру, иҗтимагый һәм шәхси хезмәттәшлек, кече бизнесны һәм микрокредитны үстерү, җәмәгать иминлеге хакына торак шартларын һәм икътисадны үстерү мәсьәләләренә бәйле.
Пәнҗешәмбе, 21 июнь, 9:15
Корстон
Өченче тәкъдир
Икътисади үсешнең йөкләнешләре
Эдуардо Рохас, Америка эчендәге Үсеш банкы
(Тәкъдир итү испан телендә барачак, Конгрессның башка телләренә синхрон тәрҗемә ясалачак).
Шәһәр мирасы объектларын икътисади яктан уңышлы үстерү өчен әһәмиятле чаралар кулланылырга тиеш. Икътисади эшчәнлекне киңәйтү зур сәүдә мәйданнарын һәм аларны тәэмин итү өчен инфраструктура булдырырга тиеш. Икътисади үсешнең тарихи-мәдәни мираска тискәре тәэсир итүе турында күп мисаллар бар: хәзерге заман транспортлау ысуллары барышында җәмәгать урыннары үзләренең әһәмиятләрен югалталар; архитектура һәйкәлләре җимереләләр яки сәүдә, офис һәм торак мәйданнарын киңәйтү барышында бик нык бозылалар, ә буш участоклардагы яңа биналар урынның архитектура төренә үзләренең зурлыгы, материаллары һәм дизайннары буенча туры килмиләр. Икътисади уңыш җирле халыкны һәм мирас объектларын кулланучыларны кысрыклап чыгара; үз чиратында бу хәл социаль киеренкелеккә, мирасны саклау һәм үстерү өчен күрсәтелгән ярдәмне югалтуга китерә.
Шәһәр мирасы объектларының икътисади үсеше белән идарә итү хакимият тарафыннан һәр яктан катнашуны таләп итә. Икътисади һәм оператив стимулларны һәм тикшерүне үз эченә алган техник мөмкинлекләр күп. Алар контрольcез үсешнең тискәре нәтиҗәләрен булдырмаска ярдәм итәләр. Шәһәр мирасы объектлары белән нәтиҗәле идарә итү мөмкин, әгәр мирас объектлары кыйммәтләре һәм икътисади зыян арасындагы мөнәсәбәтләрдә консенсус булса һәм халык аларны сакларга әзер булса. Идарә ителмәүче участоклардагы мирас объектларын актив рәвештә җимерү һәм саклау чаралары янында йөрүче үсешне туңдыру кебек гадәттән тыш нәтиҗәләрне булдырмаска кирәк. Кызыксынган затлар тарафыннан хупланган саклау һәм үстерү бурычларының тигезләнгән комплексын саклау һәм үстерү планнарын тормышка ашырырга һәм идарә итәргә мөмкинлек бирүче коралларны куллану өчен хокукый һәм институциаль база өчен бик яхшы нигез булып тора. Мондый консенсус, гадәттә, белгечләр, җитәкчеләр һәм иҗтимагый башлыклар арасындагы комплекслы сәяси киңәшләшүләрнең нәтиҗәсе булып тора.
Эдуардо Рохас – Америка эчендәге Үсеш Банкының шәһәрне үстерү буенча баш белгече. Аның вазыйфаларына шәһәр секторы сәясәтен һәм стратегиясен эшләү, уңышлы гамәлләрне өйрәнү һәм аларны тарату эшләре керә. Шулай ул шәһәр төзелешен, муниципаль бюджетны, торак сәясәтен һәм шәһәр халкын саклау өчен кредитларны үстерүне бәяләүче проект төркемнәренең киңәшчесе булып тора. Иң башта ул Америка штатлары оешмасының региональ үсеш бүлегендә эшләгән һәм шәһәрне планлаштыру доценты сыйфатында Чили Католик университетында шәһәрне тикшерү буенча магистрлык программасында катнашкан. Берничә китап авторы, махсуслаштырылган журналларның даими хезмәткәре һәм Европа, Америка университетларының укытучысы. Чили Католик университетының архитектура буенча гыйльми дәрәҗәсенә, Эдинбург университетының шәһәрне һәм регионны планлаштырубуенча фәлсәфә магистры дәрәҗәсенә, Джонс Хопкинс университетының финанслар өлкәсендә бизнес-администрлаштыру магистры дәрәҗәсенә, Швейцариянең Женева шәһәрендәге d'Etudes Industrielles үзәгенең әйләнә-тирә мохитны рациональ куллану дипломына ия.
Пәнҗешәмбе, 21 июнь, 9:45
Корстон
Дүртенче тәкъдир
Шәһәрләрнең тарихи-мәдәни мирасын саклауда һәм аларны икътисади яктан үстерүдә нинди гамәли чаралар кулланылырга мөмкин?
Жан Луи Люксен, ASBL Халыкара мәдәният, мирас һәм үсеш үзәге
(Тәкъдир итү француз телендә барачак, Конгрессның башка телләренә синхрон тәрҗемә ясалачак)
Әлеге тәкъдир тарихи һәйкәлләрне саклау өчен өстәмә (дәүләт һәм шәхси) чараларны мобилизацияләү юлларын өйрәнә; нинди чыгым төрләре исәпкә алынганлыгы ачыклана; дәүләт хакимиятләренең роле; мөмкин булган финанс һәм административ чаралар; чыгым төренә туры килүче чараларның нигезле булуы күрсәтелә.
Жан Луи Люксен –Левен университетының хокук фәннәре докторы һәм Стендфорд университетының икътисад факультетын тәмамлаучы. Хәзерге вакытта Брюссельдәге (Бельгия) ASBL Мәдәният, мирас һәм үсеш интернационалы президенты вазыйфасын башкара. Моңа кадәр Бельгия Француз берләшмәсе Мәгариф һәм мәдәният департаментының баш администраторы булып торган. Шулай ук ул Левен университеты профессоры һәм идарә рәисе эшен башкара. Ул мирасны саклау өлкәсендә 1973 елдан бирле дәүләт һәм Европа дәрәжәсендә эшли. 1993 елда ICOMOS генераль сәркатибе булып тора (Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау мәсьәләләре буенча халыкара совет) һәм Европа Советы кебек халыкара оешмалар өчен мөһим хисапларны хәзерләүдә җаваплы була. Ул, шулай ук, ИКОМОСның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы конвенциясен тормышка ашыруда катнашу проекты җитәкчесе була. Хәзерге вакытта ул дәүләтнеке булмаган оешмаларда мәдәни проектларны үстерү өлкәсендә эшли.
Төркемнәрдә фикер алышу
Чәршәмбе, 20 июнь һәм пәнҗешәмбе, 21 июнь, 10:45-12:30
Корстон, тел төркемнәре утырышы
(төркемнәрдә бер телдә эшли, синхрон тәрҗемәләр күздә тотылмый)
Төп тәкъдир итүләр бетү белән үк катнашучылар Конгрессның рәсми телләре нигезендә 5 төркемгә бүленәләр.
Модераторлар төркемнәрдә фикер алышуларны алып барачаклар һәм катнашучылар арасында фикерләр һәм тәҗрибәләр алышуга ярдәм итәчәкләр. Һәр биш төркемнең төп докладчылары әлеге фикер алышулардан соң йомгак ясыйлар һәм Конгрессның фәнни программасы тәмамлануга багышланган соңгы утырышта алар белән таныштыралар.
Инглиз төркеме:
Алып баручы: Джеффри Коди
Докладчы: Дино Бумбару
Француз төркеме:
Алып баручы: Франсуа Леблан
Докладчы: Кристиан Ост
Испан төркеме:
Алып баручы: Клаудиа Канчино
Докладчы: Альфредо Конти
Рус төркеме:
Алып баручы: соңрак билгеләнәк
Докладчы: соңрак билгеләнәчәк
Татар төркеме:
Алып баручы: соңрак билгеләнәчәк
Докладчы: соңрак билгеләнәчәк
|