русский | english | татарча | español | français
IX
OVPM

Мэрлар өчен махсус семинар

Сишәмбе,19 июнь, 10:30-17:00
Ратуша


Координаторлар:
Джеффри Коди, Гетти исемендәге Фондны саклау институты
Клаудиа Канчино, Гетти исемендәге Фондны саклау институты

(Инглиз һәм рус телләрендә алып барыла. Кирәк булган очракта Конгрессның башка телләренә синхрон тәрҗемә ясала)

Семинар күптән түгел генә сайланган мэрлар өчен оештырыла, ләкин ул үз шәһәрләрендәге тарихи һәйкәлләрне саклау һәм нәтиҗәле куллануга бәйле булган мәсьәләләрне хәл итүдәге тәҗрибәләре белән уртаклашырга теләгән Бөтендөнья мирасы шәһәрләре башлыклары өчен дә кызыклы булачак. Әлеге семинар түбәндәге максатларда кулланыла:
• Бөтендөнья мирасы шәһәрләре мэрларына очрый торган проблемалар турында тере бәхәс оештырырга;
• Үзләренә ышанып тапшырылган шәһәрләрнең мәдәни мирасына карата булган йөкләмәләре турындагы мәсьәләгә аеруча игътибар бирергә;
• Алга куелган мәсьәләләрнең ачыклыгы, презентацияләр һәм фикер алышулар барышында нәтиҗәләр ясау өчен Казандагы билгеле бер һәйкәл турындагы мәгълүматны кулланырга.

Әлеге максатларга ирешү өчен семинарда түбәндәге мәсьәләләр турында фикер алышулар узачак:

• Кем шәһәр мэрына аның шәһәренең мәдәни мирасын сакларга ярдәм итәр?
• Зур шәһәр контекстында мәдәни һәйкәлләрне саклау: нәрсә эшли, нәрсә - юк?
• Казан шәһәрендә карап тикшерелә торган һәйкәлгә кагылышлы ситуацияне башка, тагын да мәшһүр урыннардагы охшаш ситуацияләр белән чагыштырып буламы?


Семинарда формаль презентацияләргә түгел, ә төп мәсьәләләр турындагы тере фикер алышуларга игътибар биреләчәк.
Бу семинарда Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы составына керүче шәһәрнең мэры, яки мондый шәһәрнең бер вәкиле катнашырга мөмкин.
Катнашучылар саны 40 кешегә якын булачак, катнашучыларны теркәү «кем беренче килде – аңа беренче хезмәт күрсәтелде» принцибы буенча узачак.


 

10:30
 

Катнашучылар Ратуша бинасына автобуска утырып киләләр

 
10:40
 

Ратушаның ак залы: Казанга багышланган фоторәсемнәр күргәзмәсе

Тарихи зал: Казан балалары тарафыннан эшләнгән кәсеп эшләнмәләре күргәзмәсе һәм аларны сату

 
11:30
 
Колонналар залында мэрларның махсус семинары

Джеффри Коди катнашучыларны Казан шәһәре Мэры белән таныштыра

 
11:35
 

Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр белән таныштыра

 
11:45
 
Семинарга кереш

Джеффри Коди алып бара, Гетти исемендәге Фондны саклау институты

Кем шәһәр мэрына аның шәһәренең мәдәни                                            мирасын сакларга ярдәм итәр?

Зур шәһәр контекстында мәдәни һәйкәлләрне саклау: нәрсә эшли,      нәрсә - юк?

12:00
 

Казан шәһәренең баш архитекторы Эрнст Мәүлетов тарафыннан

шәһәр планын һәм Казан үзәген тәкъдир итү

 
12:15
 

Карап тикшерелә торган Казан һәйкәлен тәкъдир итү

Архитектор Ольга Аксентьева алып бара

 
12:30
 
Гөмбәзле залда төшке аш
 
13:30
 
Фикер алышулар:

Казан шәһәрендә карап тикшерелә торган һәйкәлгә кагылышлы ситуацияне башка, тагын да мәшһүр урыннардагы охшаш ситуацияләр белән чагыштырып буламы? 

14:00
 
Автобуслар белән Ратуша бинасыннан кузгалып китү
 
14:05
 
1 тукталыш: Җимерек кварталларны юкка чыгару мисаллары
Дворяннар җыелышы кунакханәсе
Рәхмәтуллин урамы – Чернышевский урамы
 
14:30
 
2 тукталыш: Шәһәрнең тарихи өлешендәге торак булмаган участоклар
Александров пассажыһәм М. Җәлил урамы
 
15:05
 
3 тукталыш: «Казан» кунакханәсе
Тарихи үзәктәге әһәмиятле биналар
Инвестицияләрдәүләт, шәхси секторлар
 
15:35
 
4 тукталыш: Бер типтагы йортларның артык күп булуы
Яңа корылмалар белән танышу
Михайлов-Дряблов йорты
Петр һәм Павел чиркәве
Профсоюз урамы
 
16:00
 
Ратуша бинасына кайту
 
16:15
 
Фикер алышулар:
Тарихи районның кабат төзелешенең җайлаштырылган планнын үтәгән вакытта нәрсәне исәпкә алырга кирәк?
 
16:45
 
Нәтиҗәләр чыгару
 
17:00
 
Семинарның тәмамлануы