Чәршәмбе, 20 июнь, 16:30-18:30
Корстон
Алып баручы: Эухеньо Юнис, Туризмны тотрыклы үстерү бүлеге, Бөтендөнья Туризм оешмасы
Доклад ясаучы: Патрис Беген, Лион шәһәренең Вице-мэры, Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасыныд Директорлар советы әгъзасы
(Инглиз телендә алып барыла, Конгрессның бөтен телләренә дә синхрон тәрҗемә ясала)
Бөтендөнья мирасы шәһәрләре мэрларына таныш булган туризмга бәйле булган төп проблемалар турында фикер алышу өчен ачык киңәшмә узачак. Монда алар бер-берсе һәм җәмәгать вәкилләре белән бергә үзләренең мондый проблемаларны хәл итү буенча тәҗрибәләре белән уртаклаша алачаклар. Бәхәс «Бер туризм гына җитәрме?» соравы тирәсендә барачак.
Бөтендөнья мирасы шәһәрләрендә туризмның ни кадәр көчле булуына карап семинарда катнашучыларны өч төркемгә бүлергә кирәклеге турында карар чыгарылды:
• Туризм зур үсеш алган һәм төп керем чыганагы булып торган шәһәрләр;
• Икътисады бары тик туризмга гына нигезләнмәгән күп функциональле шәһәрләр;
• Туризм индустриясе яңа гына үсеп килүче шәһәрләр.
|
16:30 – 16:40
|
Мэрларның ачык киңәшмәсенә кереш. Катнашучыларны бер-берсе белән таныштыру
|
|
16:40 – 16:45
|
Мирасны саклау өчен оештырылган һәм моңа багышланган Дәүләт фонды
Биналарны һәм, аеруча, Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелгән төзелмәләрне һәм һәйкәлләрне яклау, саклау һәм яңадан торгызу өчен кирәк булган өстәмә финанс чараларын алу өчен шәһәрегезгә килүче туристларның санын күпмегә арттырырга кирәк? Мондый чараларны җыю өчен сезнең муниципалитет тарафыннан нинди механизмнар кулланылды? (мәсәлән, туризм өчен турыдан-туры салымнар, керемгә карап салына торган арттырылган салымнардан кергән табыш, туристлар һәм туристик компанияләр түләгән акча һәм башкалар). Шәһәрегездәге мирасны саклауга багышланган дәүләт, муниципаль һәм милли фондларның күпме процентын тәшкил итәләр?
|
|
16:45 – 17:05
|
Семинарда катнашучыларның җаваплары
|
|
17:05 – 17:10
|
“Сыйдырышлык”
Бөтендөнья Туризм оешмасы, туризм өлкәсендә планнар төзүчеләр кебек үк,туризм өлкәсендә «сыйдырышлык» күрсәткечендә чагылдырылганчикләүләрне булдырырга киңәш бирә. Ягъни мәсәлән, теләсә кайсы вакытта билгеле бер җир (шәһәр, яр буе һәм башкалар) сыйдыра алырлык максималь туристлар cаны. Әмма монда табигый мохитка һәм төзелеш шартларына һәм монда яшәүче халыкның социаль структурасына негатив йогынты ясау катгый тыела.Сезнең шәһәр мондый шартлар булдырдымы, ничек итеп моңа ирештегез? Отельләр, туристик операторлар һәм башка бизнесменнар бу шартларны үтиләрме? Шәһәр муниципалитеты туризм өлкәсендәге оештыручыларның әлеге чикләүләрне үтәве өчен кирәкле нигезләмәләр булдырдымы?
|
|
17:10 –
17:30
|
Семинарда катнашучыларның җаваплары
|
|
17:30 – 17:35
|
Синтез
|
|
17:35 – 17:40
|
Залдан сораулар кабул итү
|
|
17:40 – 18:00
|
Семинарда катнашучыларның җаваплары
|
|
18:00 – 18:05
|
Залдан сораулар кабул итү
|
|
18:05 – 18:25
|
Семинарда катнашучыларның җаваплары
|
|
18:25 – 18:30
|
Йомгаклау
|
Катнашучы мэрлар:
Куэнка, Эквадор, Марсело Кабрера Паласиос, Мэр, БМШО президенты,
Хюэ, Вьетнам, соңрак хәбәр ителәчәк,
Казан, Россия, Марат Загидуллов, Башкарма комитет Җитәкчесе,
Неаполь, Италия, Роза Йерволино Руссо, Неаполь мэры,
Родос, Греция, Георге Гианнопулос, Шәһәр советы әгъзасы, Экс-мэр,
Сана, Йемен, Абдулла Заид Айсса, Тарихи шәһәрләрне саклау оешмасы директоры,
Вильнюс, Литва, Артурас Зуокас, Мэр