русский | english | татарча | español | français
IX
OVPM

Мәдәни программа

Казан Кремле, Казан тарихы һәйкәлләре, шәһәрнең 1000-еллыгы уңаеннан төзекләндерелгән һәм төзелгән объектларга экскурсияләр

 

Идел елгасы буйлап Свияжск утрау-шәһәренә кадәр экскурсия

Свияжск утрау-шәһәре Зөя елгасы тамагының иң матур урынында биек калкулыкта урнашкан. Ул Казан ханлыгы белән көрәштә һәм Казанны алган дәвердә рус гаскәрләренең шәһәр-ныгытмасы һәм терәк пункты буларак Явыз Иван тарафыннан 1551 елның 24 маенда төзелгән. Свияжск – бу төбәктә рухи һәм матди мәдәниятнең таралуына әһәмиятле йогынты ясаган һәм илнең һәр ягыннан кешеләрне җәлеп иткән беренче провославия шәһәре. Монда тарих һәм мәдәниятнең мөһим һәйкәлләргә әверелгән архитектура һәм сынлы сәнгать шедеврлары иҗат ителде.
Свияжскның 62 гектар тәшкил итүче шәһәр төзелеше ансамбле күренекле һәм күпьяклы хәзинә булып тора. Анда шәһәрнең беренче төзелмәләре – Троицк чиркәве (1551 г.), Николай чиркәве (1556 г.), Успенск чиркәве (1560 г.) һәм башкалар сакланып калган. Успенск чиркәвендә XVI гасырның провославия фрескалары сәнгатенең аз санлы охшаш үрнәкләре арасында үзләренең библия сюжетларының төрлелеге һәм ясалышының камиллеге ягыннан кабатланмас борынгы фрескалар саклана.
Ансамбльнең композицион камиллеге һәм кайбер корылмаларның архитектура-сәнгать ягыннан зур кыйммәткә ия булуы буенча Свияжск – рус төзелеш сәнгатенең иң истәлекле һәйкәлләренең берсе. Хәзерге көндә Свияжск утрау-шәһәре ЮНЕСКО мәдәни һәм табигый мирасы исемлегенә кабул ителү өчен көтү битендә тора.

Татар халкының милли “Сабантуй” бәйрәмендә катнашу

Татар халкының милли Сабантуй бәйрәме кешелекнең уникаль рухи мирасы объектларына карый.
Грекларны олимпия уеннарыннан, испанлыларны – корридадан, японнарны – сакураның чәчәк атуыннан башка күз алдына китерергә мөмкин булмаган кебек, татарларның тормышы турында да Сабантуйдан башка сөйләп булмый. Сабантуй – татар халкының борынгы заманнардан сакланып калган гореф гадәте һәм бәйрәме.
Уртача алганда Сабантуй программасына спорт ярышларының һәм уеннарының 20 дән артык милли һәм гомуми халык төрләре керә. Аларның иң әһәмиятлесе билбаулар белән татар милли көрәше һәм ат ярышлары.
Сабантуйның барлык ярышлары да халык ансамбльләре концертлары, җыр-биюләр, кәсеп ярминкәләре, декоратив сәнгать әсәрләре белән үрелеп бара.
2000 елдан башлап Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы нигезендә Сабантуй рәсми республика бәйрәмнәре исемлегенә кертелде. Сабантуй ЮНЕСКОның махсус көтеп тору битенә кертелгән һәм Кешелекнең сөйләм һәм матди булмаган мирасы шедеврлары исемлегенә кандидат булып тора. ЮНЕСКО генераль директоры Коитиро Мацуура Сабантуй турында болай диде: “Әлеге бәйрәм халыкның ихлас мәхәббәтен яулаган һәм беркайчан да югалмаячак гореф-гадәт”.

Татарстан халыкларының мәдәнияте һәм милли азыклары белән танышу

 

Концерт программалары